Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сергей Безруков Путинга Чаллы курчак театрындагы проблемалар хакында сөйләде

Актер Сергей Безруков РФ Президенты Владимир Путинга Чаллы курчак театры мисалында балалар театрларын борчыган проблемалар хакында сөйләде. Артист сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләрне эзләү, аларга ярдәм күрсәтү һәм һөнәри әзерләү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт киңәшмәсендә «Театр - балаларга» проекты турында доклад белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Россия Президентының матбугат хезмәте. Путин...

Актер Сергей Безруков РФ Президенты Владимир Путинга Чаллы курчак театры мисалында балалар театрларын борчыган проблемалар хакында сөйләде.

Артист сәнгать өлкәсендә талантлы яшьләрне эзләү, аларга ярдәм күрсәтү һәм һөнәри әзерләү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт киңәшмәсендә «Театр - балаларга» проекты турында доклад белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә Россия Президентының матбугат хезмәте.

Путин РФ мәдәният министры Владимир Мединскийга вәзгыятькә аңлатма бирергә кушты.

Мәдәният ел саен балалар театрларына министрлыктан 220 миллион сум акча бүлеп бирелүен әйтте.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Путин Мединскийга балалар театрларындагы проблемалар һәм аларны хәл итү алымнары буенча үзе өчен аерым документ әзерләргә йөкләмә бирде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X