Шахмат буенча Россия Кубогы балалар этабында кечкенә шәһәрдәшләребез яхшы нәтиҗәләргә иреште
Яңалыклар тасмасы

Шахмат буенча Россия Кубогы балалар этабында кечкенә шәһәрдәшләребез яхшы нәтиҗәләргә иреште

Казанда шахмат буенча Россия Кубогы балалар этабына йомгак ясалды. Чаллының “Этюд” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

11 яшькә кадәр булган малайлар арасында Эдуард Шәрипов (тренеры Эдуард Ашиев) турнирда 1 урынга лаек булды. 9 яшькә кадәр булган малайлар төркемендә шәһәрдәшебез Мирон Иванов (тренерлары Игорь Князев һәм Рамил Хөснуллин) 3 урынга чыкты.
 

Фото: http://nabchelny.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


балалар ярышлар

Нет комментариев