Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры: "Бәйрәм тиешенчә оештырылды"

Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев Сабан туен оештыруга һәм үткәрүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтте.

Милли бәйрәмдә барлыгы 80 меңнән артык кеше катнашкан. «Сабан туе югары дәрәҗәдә һәм бик тыныч узды. Бернинди һәлакәт тә, җинаять тә теркәлмәде. Көн матур булды, халык мондый бәйрәмнәргә сусаган. Халкыбызга, безне хөрмәт итеп килгән кунакларга, бәйрәмне оештыручыларга иганәчеләргә, инвесторларга – рухи һәм матди яктан ярдәм итүчеләргә рәхмәт», – диде мэр.

Роспотребнадзорның Чаллы бүлеге башлыгы  Илгизәр Бариев та бәйрәмнән канәгать калган. «Бу юлы бер кимчелек тә булмады», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев