Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр Советында - үзгәрешләр

Шәһәр Советы сессиясе 23 сентябрьдә була. Анда ТР Премьер-министры А.Песошин, ТР Дәүләт Советы депуатлары катнашыр дип көтелә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында “Бердәм Россия” фиркасенең беренче оештыру җыелышы һәм конференциясе булды. Анда 13 сетябрьдә узган сайлауларга нәтиҗә ясалды. Чаллы шәһәр хакиме вазыйфасына кандидатура тәкъдим иттеләр. 2015 елда бу урын өчен депутатлар Наил Мәһдиев белән Рәшид Шәмсудинова көрәшкән иде. Аннары эшмәкәр Николай Атласов та үзенең кандидатурасын күрсәтте.

Шәһәр Советы сессиясе 23 сентябрьдә була. Анда ТР Премьер-министры А.Песошин, ТР Дәүләт Советы депуатлары катнашыр дип көтелә. Утырышны иң өлкән депутат Альберт Петров алып булачак. Сессиядә хаким, аның урынбасары сайланачак. Шулай ук даими комиссияләр турында карар кабул ителәчәк.

Бу юлы шәһәр советына “Бердәм Россия”дән – 30, “Үсеш” партиясеннән -3, КПРФ, “Россия коммунистлары” һәм “Гадел Россия” партиясеннән берәр кеше депутат булып сайланды. Шулай ук үзен тәкъдим иткән 9 кеше шәһәр Советы депутаты мандатына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев