Проектның асылы – шәһәр буйлап актив экскурсияләр үткәрү.
Шәһәребезнең укучылар советы депутатлары «Детский Форсайт» дип исемләнгән Бөтенроссия социаль инициативалар конкурсында җиңү яулады. Михаил Падас, Кира Киреева, Айзат Нурумбетов һәм Иван Злобин конкурска «Адым артыннан адым» мәдәни-патриотик проектын тәкъдим иттеләр. Проектның асылы – шәһәр буйлап актив экскурсияләр үткәрү. Аның кысаларында укучылар шәһәр тарихы, калабызның танылган шәхесләре турында мәгълүмат та туплаяак, шулай ук интерактив биремнәр дә башкарачак.
Нет комментариев