Шәһәр укучылар советы депутатларына интеллектуаль уен үткәрделәр
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр укучылар советы депутатларына интеллектуаль уен үткәрделәр

«Шәһәр укучылар советы» балалар иҗтимагый оешмасы депутатлары өчен интеллектуаль уен узды.

Интеллектуаль очрашу кысаларында укучылар Чаллы шәһәре тарихы, җирле үзидарә нигезләре турында белемнәрен тикшерә алдылар. Шәһәр мэрларының эш хронологиясен төзү, шәһәр үзидарә органнарының иерархик схемасын төзү, Шәһәр Советы һәм гимн турындагы ребусларны чишү – бу чишәргә кирәк булган биремнәрнең бер өлеше генә булды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев