Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр Яңа елны каршыларга әзерләнә

Шәһәрдә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башланды. Йорт түбәләрендә төрле төсләрдәге гирляндалар җемелдәве инде хәзер үк күңелгә бәйрәм рухы бирә. Предприятие һәм оешмалар бәйрәм иллюминацияләре урнаштыру белән мәшгуль. Азатлык мәйданында 33 метр биеклектәге төп чыршының беренче өлешен монтажлау бара. Боз лабиринты эшләү, шугалак катыру эшләре дәвам итә. Яңа шәһәрдә тагын дүрт...

Шәһәрдә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек башланды. Йорт түбәләрендә төрле төсләрдәге гирляндалар җемелдәве инде хәзер үк күңелгә бәйрәм рухы бирә. Предприятие һәм оешмалар бәйрәм иллюминацияләре урнаштыру белән мәшгуль. Азатлык мәйданында 33 метр биеклектәге төп чыршының беренче өлешен монтажлау бара. Боз лабиринты эшләү, шугалак катыру эшләре дәвам итә.

Яңа шәһәрдә тагын дүрт урында - 38нче комплекста, "Җиңү" паркында һәм Боровецкий бульварында чыршылар урнаштырылачак. Моннан тыш, бәйрәм мәйданчыклары "Төзүче" стадионы янында, Сарман трактында, Сидоровка бистәсендә һәм Элеватор тавында бизәләчәк.

Шәһәрдәге Яңа ел чаралары 19 декабрьдә төп чыршыны ачу белән башланып китә. Ә аңа традиция буенча, быел да Бөек Устюгтан Кыш бабайның килүе көтелә.

31 декабрьдә Яңа елны каршылау дүрт урында - Азатлык мәйданында, "Җиңү" паркында, "Төзүче" стадионы янында, Сарман трактында оештырылачак.

Азатлык мәйданында бәйрәм киче "Яңа елны каршылаганда" дигән музыкаль-хореографик мюзикл белән башланып китә. Программаны "Кыш бабай һәм Кар кызы-2015" конкурсының финалы дәвам итә. Аннары шәһәребез артистлары катнашында бәйрәм концерты карап кәефләнергә мөмкин булачак. Бәйрәм салюты - Яңа ел төненең иң матур мизгелләре булачак.

2015 елның 7, 13 январь көннәрендә дә кичке 6дан 10га кадәр Азатлык мәйданында бәйрәм чаралары оештырыла. Аларда шәһәрнең яшьләр үзәкләре, балалар иҗат үзәкләре каршында эшләүче сәнгать коллективлары чыгыш ясый. Шәһәрдәшләргә һәм кунакларга театрлаштырылган яңа ел тамашалары, уеннар тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев