Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәребезнең Җиңү паркында бүген «Капитошка» бәйрәме оештырыла

«Капитошка» балалар бәйрәме Халыкара балаларны яклау көненә багышлап уздырыла. Чара бүген, 5 июнь көнне, Җиңү паркында көндезге 12дән алып, кичке 6га кадәр дәвам итәчәк.

Җыелган кунакларны концерт программасы, төрле бәйгеләр, турнир, призлар һәм сюрпризлар көтә.  
Традиция буенча чарада шәһәребезнең әйдәп баручы, профильле, медицина үзәкләре тар белгечләре дә катнашачак. Шәһәрдәшләребез ортопед, аллерголог, психолог, педиатр, травматолог һәм стоматологлардан бушлай консультация ала алачак. 
Моннан тыш бәйрәмгә җыелучылар шәһәребездә эшләп килүче балалар үзәкләре, түгәрәкләре турында да тулырак белә алачак. Шулай ук балалар өчен интерактив мәйданчыкларда төрледән-төрле тематик мастер-класслар, бәйгеләр дә оештырылачак. 
Бәйрәмгә рәхим итегез! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ярышлар