Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» әтәч эзли

7 июль көнне Җиңү паркында «Эх, Чаллы пятачоклары!»ның чираттагысы була. Ниһаять, көттереп булса да көннәр дә җылытты, рәхәтләнеп кич буе җырлап-биеп күңел ачар мөмкинлегебез булачак.

Бу юлы без Пятачок-Сабантуй уздырырга уйладык. Җыр, гармун тавышы астында бераз үзебезнең Сабантуй уеннарын да уйнап алырбыз. Милли бәйрәмебездә уйнап туймаган яки ымсынып калган кешеләр безгә килеп көчен-җитезлеген сынап алыр. 

Соңгы елларда авыл Сабантуйларында бер уен популярлашып китте: мәйдан уртасында әтәч кудыралар. Күңелле ичмасам! Без дә пятачок Сабантуенда шулай итмәкче идек – әтәчебез юк! Шуңа күрә укучыларыбыз арасында флешмоб уздырасыбыз килә. Бәлки безнең Сабантуйга кем дә булса әтәч бүләк итәр? Ә без, үз чиратыбызда, әтәч хуҗалары белән газета, социаль челтәрләр аша таныштырып барырбыз. 

Безнең пятачокларны бик халыкчан, бик кирәкле проект дип бәялиләр. Дүшәмбе, 4 июльдә, мин һәм «Эх, Чаллы пятачоклары!» проектын оештыручыларның берсе Илдус Һадиев ТНВ каналының иртәнге программасы – «Манзара»да катнаштык. Алып баручылар Алмаз Гәрәев һәм Луиза Закирова пятачоклар тарихын, Чаллыда 30 елдан соң аны ничек кабат торгыза алуыбыз турында сораштылар. Ярый ла, элек, КАМАЗ төзелеше елларында, тулай торакларда яшәүче авыл яшьләренең моңа ихтыяҗы да булсын, ди. Ә хәзер?! 

Әлбәттә, кешеләр беренче чиратта яшьлекләрен сагынып киләләр. Пятачок гади күңел ачу чарасы гына булмаган. Бүгенге кебек, һәркемнең кесә телефоны юк чагында, якташларның күрешү, авылдашларның хәлен белү урыны да булып торган ул. «Әлбәттә, егет һәм кызларның танышу урыны да иде ул», – дип сөйләде Илдус. Ул үзе 90нчы елларда бу уеннарны оештырып йөрүчеләрнең берсе булган, пятачокның урынын Шишкин бульварыннан 30нчы комплекска – уңайлырак урынга күчерүдә өлеш керткән. 
Мин ни өчен кешеләрнең хәзер дә без оештырган пятачокларга ашкынып торуы турындагы фикерем белән уртаклаштым.

Кешеләргә бәйрәм житми! Дөрес, мәдәни чаралар, концерт-тамашалар күп. Сабантуйларга меңәрләгән халык җыела. Тик, яшерен-батырын түгел, халык аларда фәкать тамашачы, карап утыручы. Гади кеше уртага чыгып жырлап, биеп, гармун уйнап торганны күргәнегез бармы? Оештыручыларның программасында да юк алар. Ә без пятачокны һәркем үзенчә күңел ачсын дип оештырабыз: җилкенеп, аяклары талганчы биесеннәр, гармун тартсыннар. Дөресен генә әйткәндә, хәзер уйный белүчеләрнең дә гармуннары тузан жыеп ята. Кайда уйнасыннар? Бәйрәмнәрдә дә музыка кушып биюне кулай күрәләр, ләбаса.

Алмаз белән Луиза Илдусны блогер буларак та беләләр икән. Татар блогерлары бәйгесендә якыннан танышканнар, аның җырлавын яраталар икән. Бу юлы да Илдусны җырлатмыйча җибәрмәделәр.

Безне студияләренә, бәйрәмгә ихлас теләктәшлек белдерүче «Күңел» радиосы хезмәткәрләре дә чакырды. «Эх, Чаллы пятачоклары!» тамашасын алып баручыларының берсе – журналист Резидә Ганиева белән мин Ришат Хажиев алып барган «2+» шоу-тапшыруының туры эфир кунаклары булдык. 

Эфирда сүз киләсе пятачок турында барды. Тапшыру башлану белән радиотыңлаучылар социаль челтәрләрдә һәм ватсап группаларына яза башладылар. Һәрвакыттагыча пятачок белән бәйле хатирәләре белән уртаклаштылар. 

Чаллы телевидениесендә эшләгәндә халык егылып карый торган «Тормыш мизгелләре» тапшыруын алып барган журналист Резидә Ганиева бәйрәмнең программасына аерым тукталды. «Анда бер кеше дә тик кенә утырырга тиеш түгел, җырласыннар да, биесеннәр дә, рәхәтләнеп ял итеп, көч-дәрт алып китсеннәр», – диде ул. Инде онытылып бара торган милли биюләребезне биегәндә берәү дә читтән карап тормасын. Узган очрашуларда күмәк бию-уеннарны оештырганда ярдәм иткән талантлы шагыйрә, режиссер Зөләйха Минһаҗеваны да бәйрәмебезгә чакырып калдык. Ул безнең проект барып чыксын өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе.

Гармунчыларга аерым эндәштек. Алар да килсеннәр, мәйданны җырга-моңга күмсеннәр иде. Алдагы пятачокларда гармуннарын тотып килеп тә, уйнарга кыенсынып торучылар булды. Аларның урыннары түрдән.

Тагын шунысы куанычлы – безнең Чаллы пятачокларының даны еракларга таралып өлгерде. Хәтта ТР Президенты каршындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтовка да безнең видеолар барып ирешкән. Ул да проектны хуплаган. 

Туры эфир студиясенә язучыларның күбесе: «Без тормыш иптәшем белән пятачокта танышкан идек», – дип уртаклашалар. Андый мөмкинлек хәзер дә бар. «Шәһри Чаллы» «Яучы» проектын оештырып җибәрде бит. 7 июль пятачогында ул да эшләячәк. 

Резидә Юсупова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X