Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрнең Комсомол районында педагогларны котладылар

Халыкара Укытучылар көнендә «Энергетик» мәдәният сараеның кече залында «Комсомол районының иң яхшы педагоглары» дигән мактау тактасына урнаштырылу турында таныклыклар тапшыру тантанасы узды.

Чарада катнашучылар алдында котлау сүзе белән Комсомол районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хабибуллин чыгыш ясады.
Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины, Россиянең атказанган укытучысы Ирек Уразаев район хакимияте исеменнән истәлекле бүләк белән билгеләп үтелде. Чарада «Энергетик» мәдәният йорты артистлары чыгыш ясадылар.
Педагогик осталык, һөнәри эшчәнлектә югары нәтиҗәләр, муниципаль мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш керткән 20 кеше «Комсомол районының иң яхшы педагоглары» дигән мактау тактасына урнаштырылу турында таныклык алды.
Районның иң яхшы педагогларын урнаштырган Район Мактау тактасы 2010 елда тантаналы рәвештә ачылды һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының өченче корпусында урнаша.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көненә