Шторм кисәтү игълан ителде
Яңалыклар тасмасы

Шторм кисәтү игълан ителде

Татарстанда 14 июль, көндезге өчтән, 15 июльнең кичке җидесенә кадәр шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар, көчле җил, боз явуы ихтимал. Җил секундына 22-25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев