Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

«Сөеклемне сагынып яшим»

Балачактан башланган мәхәббәт тарихы.

Гомерем буе сөйгән ярым өч ел элек, 54 яшендә бакыйлыкка күчте. Миңа бик авыр. Аллаһның биргәненә шөкер,  әтиләренә су тамчысыдай охшаган улым һәм кызым бар.

Без аның белән балалар бакчасыннан бергә булдык. Миннән өч яшькә генә зуррак иде бәгырькәем. Балалар бакчасында ук ул мине үз канаты астына алды дисәм дә, ялгыш булмастыр. Гел бергә уйный идек, әле әниемнең хатирәләре дә истә.

Бервакыт шулай кулга-кул тотышып, бакчадан чыгып киткәнбез дә, авыл уртасындагы күл буенда уйный башлаганбыз. Тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә кайгырып беткән шул чакта. Соңрак ирем: «Мин сиңа шунда ук өйләнергә теләгән идем бит», – дип шаярта иде. 

Ул мәктәпкә киткәч, бакчада миңа күңелсез булгандыр, шәт. Ә инде мәктәпкә кергәч, ул янә мине саклап-яклап йөри башлады. Дөрес, безнең арадагы мөнәсәбәтләр алай мәхәббәт дәрәҗәсенә күтәрелмәде. Ул да, мин дә – алдынгы пионерлар, комсомоллар. Ә ул чакларда андый укучыларга җаваплылык та төшә бит: син барлык өлкәләрдә дә үрнәк булырга тиешсең! Ниндидер мәхәббәт турында уйлау да мөмкин түгел. Ләкин мин аңа баштанаяк гашыйк идем.
Мәктәпне тәмамлап, колхозга эшкә керде ул. Бер елдан армиягә китте. Ниһаять, армиягә киткән вакытта ул да мәхәббәтен сиздерде. Шул чакта миннән дә бәхетле кеше булдымы икән? Үзем, армиягә китүенә борчылып, елыйм, үзем мәхәббәт,  шатлык хисләре кичерәм... Әлбәттә, ике ел бик тиз узып китте. Көтеп алдым мин аны. Аннан соң ул мине өч ел көтте, чөнки институтка укырга кердем. Соңгы курста өйләнештек тә, авылда  яши башладык.

... Җаныем көтмәгәндә вафат булды. Авырмады да, зарланмады да, югыйсә. Кинәт кенә йөрәге тотты. Берничек тә ярдәм итә алмавым авыр... Кадерле кешемне гомерем буенча яратып яшим. 

Ильфира Низамова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев