Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Социаль ипотека” программасы буенча 954 гаилә чиратта тора

Төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең төзелеш тармагы, гомуми эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәп, эшчәнлекне уңышлы гамәлгә ашырган.
Торак төзелеше икътисадның мөһим өлкәләренең берсе һәм халыкның тормыш сыйфаты.
“Социаль ипотека” программасы буенча төзелгән 63/20 63/21нче ике йорт 823 гаиләгә торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирде. Шул ук вакытта бүген “Социаль ипотека” программасы буенча 954 гаилә чиратта тора. 

2020 елның 1 июленнән социаль ипотека буенча торак сатып алу мөмкинлеге барлык яшь гаиләләргә, шул исәптән коммерция, бюджеттан тыш оешмаларда һәм предприятиеләрдә эшләүчеләргә, шулай ук шәхси эшмәкәрләргә һәм үз-үзләренә эшләүчеләргә бирелә. Әлеге программадан 274 гаилә файдаланган, 86 гаилә төзелгән йортларда торак алган инде.
63, 69 микрорайоннарда «Социаль ипотека» программасы буенча төзелеш дәвам итә, 216 фатирлы торак йорт төзелеше тәмамланды. 
63/02, 63/03, 63/04 һәм 63/14 торак йортлары төзелә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы