Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Стилист иске әйберләрне ташларга киңәш итә

Психология безнең файдага эшләми – «кара көн»не уйлап әйбер саклый торгач, ул көн килеп житә.

Иске киемнәрне җыю – әти-әниләребез һәм әби-бабайларыбызның дефицит һәм ачлык чорыннан калган гадәте. Ә хәзер без бу куркуны балаларыбызга тапшырабыз, киләчәккә, «кара көн»гә нәрсәдер калдырырга өйрәтәбез. Кызганычка каршы, бу гадәтнең хәйләкәр психологиясе безнең файдага эшләми – шул хакта уйлый торгач, «кара көн» килеп житә. Чөнки күпләр үз-үзләрен фәкыйрьлеккә һәм зур акчага ия була алмауга көйлиләр. Иске киемне ташлавы авыр, тик шуның белән яңа кием, яңа энергия агымын каплыйбыз.

Нигә искене ташларга кирәк соң? Муллык законы буенча, яңа әйбер алыр өчен искесеннән котылырга кирәк. Югыйсә, яңа әйберләр өчен, аларны сезгә жибәрер өчен Аллаһы Тәгалә (Галәм) буш урын күрми. Кытайда «Искесе китмәсә, яңасы килмәячәк» дигән әйтем бар.
Фэн-шуй буенча, иске әйберләр Ци дип аталган яшәү энергиясе агымын туктата, шуңа күрә алар тормышта да, әйберләргә кагылышлы өлкәдә дә үзгәрешләр башлануга киртә булып тора. 

Әйберләрне ташлау Ислам дине буенча исраф итү түгелме диючеләр дә булыр. Киресенчә, без аларны кимичә яткырып исраф итәбез. Бик тузып бетмәгәннәрен мохтаҗларга бирсәк, ә тукымалары яраксызга әйләнгәннәрен ташласак кулайрак булыр.

Тагын бер момент – иске киемне кию, күптәннән кулланмаган хушбуйларны сиптерү, элек тыңлаган музыканы кабат кабызу безне үткәнгә кайтара. Ләкин эш шунда, бу вакытта хисләр генә түгел, элеккеге уй-фикерләр дә кайта. Ә бу бик куркыныч, чөнки уйлар, без белгәнчә, безнең тормышны формалаштыра.
Менә ничек килеп чыга – без тормышыбызны иске, бәлки бик уңай булмаган уйлар белән корып, үзебез теләгәнчә яшәмибез.

Лилия Вәлиева

Быелгы язда модалы кием турында моннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев