Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Быел яз нинди кием модада? (фотолар)

«Шәһри Чаллы»да «Стилист киңәше» сәхифәсен башлап җибәрәбез.

«Киемгә карап каршы алалар» дигән әйтем бүгенге көндә бигрәк тә актуаль. Кешенең тышкы кыяфәте аның һөнәре, кереме, эчке дөньясы турында тиз арада «әйтеп бирә». Шуңа күрә уңышка ирешүнең бер сере – килешле киемнәр сайлау.

Кайсы күлмәк килешлерәк? Чалбарның тарымы, киңеме? Рубашкамы, футболкамы? Хәзер нәрсә трендта? Бу сорауларга җавап эзли-эзли күпләрнең башы әйләнә, кайберәүләр хәтта шул сәбәпле кибеткә барудан да баш тарта. Шуңа күрә хәзерге вакытта кием сайлауда киңәш һәм ярдәм сорап еш кына стилистларга мөрәҗәгать итәләр. 

«Шәһри Чаллы»да «Стилист киңәше» сәхифәсен башлап җибәрәбез. Быелгы язда мастхэв булып саналган әйберләр, яисә гардеробта булырга тиешле киемнәр турында шәһәрдәшебез, стилист Лилия Вәлиева сөйли. 

2023 ел язының маст-хэвы:

Маст-хэв (must have) – инглиз теленнән «булырга тиешле, бурычлы» дип тәрҗемә ителә. Бу очракта сүз мода буенче киенүче кеше һичшиксез сатып алырга, булдырырга тиешле әйбер турында бара.

1.  Тренч – күп кенә хатын-кызларның иң яраткан киеме. Аны классик образларда гына түгел, спорт киемнәре белән дә кияргә мөмкин. Тукымасына килгәндә, күн һәм киҗе-мамык (хлопок) вариантларын сайлагыз. Төсенә әлеге сезонда чикләр юк, күңелегезгә хуш килгәнен алырга була.

Тренчкот яки тренч – яңгырдан саклаучы, ике якка ачыла торган зур якалы, погонлы, зур кесәле плащ. Тренчкот сүзе инглиз теленнән «траншея» һәм «пальто» дип тәрҗемә ителә. Бу өс киеме британия солдатлары өчен уйлап табылган булган.

2. Чалбарлы костюм – классика, ягъни элек тә хәзер дә урынлы саналган кием. Образлар зәвыклы һәм матур күренәчәк.
3. Гади силуэттагы күлмәк. Артык элементлары булмаган, тыныч төстәгесен сайлагыз. Үзегезгә ошаган принтлар (бизәкләр) белән булса, тагын да яхшырак.
4. Ачык зәңгәр төстәге джинсылар. Гардеробныә иң кирәкле элементы. Күлмәк, жакет, футболкалар белән киеп йөри аласыз.
5. Ачык төстәге сумка. Аксыл төстәге образлар һәрвакыт зәвыклы күренә. Бигрәк тә яз-җәй айларында үзегезне яңа сумка белән сөендерергә онытмагыз. 
6. Лоферлар (шнурсыз, эләктергечсез, үкчәсез туфлиләр) – әлеге сезонда аеруча актуаль. Итәкләр, чалбарлар, күлмәкләр белән кияргә менә дигән вариант!

Инде иң актуаль төсне әйтергә дә вакыт, ул – соры. Базадагы, ягъни башка төстәге киемнәр белән килештереп булган төсләрнең берсе дә әле ул. Соры белән ак төстәге киемнәрне бергә кисәгез, образлар нәфис һәм мөлаем килеп чыгачак. 

Соры белән сары – сезне башкалардан аерып тора торган вариант.

Соры белән кызыл. Кызылны, соры төс ярдәмендә «тынычландырып» җибәреп була. 

Бер төстән генә киенү монохром дип атала. Образда соры төснең төрле төсмерләрен кулланыгыз. Игътибар үзәгендә булырсыз.

Ахырдан әйтәсе килгән мөһим киңәш – модага ияреп, үзегезгә генә хас үзенчәлекләрне югалтмагыз! Матур язлар сезгә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев