Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Суда сак булыгыз!

Мәгъ­лүм бул­ган­ча, 1 июнь­нән су ко­е­ну се­зо­ны баш­лан­ды. Эс­се җәй көн­нә­рен­дә су ке­рү рә­хәт, лә­кин кай­бе­рәү­ләр кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­рен бо­зып, үз­лә­ре­нең һәм якын­на­ры­ның тор­мы­шын кур­кы­ныч ас­ты­на ку­я­лар.

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без тор­мы­шын­да бә­хет­сез­лек­ләр бул­ма­сын өчен Чал­лы­да төр­ле ча­ра­лар үт­кә­ре­лә. Дү­шәм­бе ки­ңәш­мә­сен­дә Рос­сия га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нис­тр­лы­гы­ның "Ке­че суд­но­лар дәү­ләт ин­с­пек­ци­я­се"­нең Чал­лы бү­ле­ге җи­тәк­че­се Әбү­зәр Ну­гу­ма­нов баш­ка­рыл­ган эш­ләр һәм кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­ре бе­лән та­ныш­тыр­ды.

Мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры "Ел­га­лар­да, күл­ләр­дә ко­ен­ган­да сак бу­лы­гыз" дип да­и­ми ки­сәт­сә дә, кыз­га­ныч­ка кар­шы, бә­хет­сез­лек­ләр да­и­ми бу­лып то­ра. Мә­сә­лән, уз­ган ел­да Та­тар­стан­да 136 ке­ше ба­тып үл­де. Чал­лы­да су­да 4 ке­ше­нең (бер ба­ла) го­ме­ре өзел­де. Тик­ше­рү нә­ти­җә­лә­рен­нән кү­рен­гән­чә, ва­фат бу­лу­чы­лар­ның кай­бер­лә­ре ти­еш­сез урын­нар­да ко­ен­ган, икен­че­лә­ре исе­рек ки­леш су­га кер­гән, өчен­че­лә­ре ба­лык тот­кан­да кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­рен үтә­мә­гән.

Әбү­зәр Ну­гу­ма­нов әй­тү­ен­чә, Чал­лы­да 4 пляж һәм ке­че суд­но­лар өчен 6 ба­за эш­ли. Алар ел са­ен тех­ник як­тан тик­ше­рү уза­лар. 7 июнь­гә ка­дәр пляж­лар­ның җәй­ге се­зон­га әзер­ле­ге тик­ше­рел­гән. Бү­ген­ге көн­дә " Сан­да­ли" һәм "Ур­ман әки­я­те" ял ба­за­сын­да­гы пляж­лар фай­да­ла­ну­га ярак­лы дип та­был­ган. Баш­кар­ма ко­ми­тет ка­ра­ры бу­ен­ча ГЭС бис­тә­сен­дә­ге үзәк урам тук­та­лы­шы янын­да­гы пляж да җи­һаз­лан­ган. Ан­да сак пос­ты да эш­ли.

Чал­лы­да 6 за­кон­сыз пляж бар­лы­гы ачык­лан­ган. Шун­лык­тан ра­йон ха­ки­ми­ят­лә­ре­нә ГИМС хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән бер­лек­тә ке­ше­ләр­нең за­кон­сыз ял итү урын­на­рын кон­троль­гә алыр­га; бу урын­нар­га ко­е­ну­ны тыя тор­ган анш­лаг­лар ку­яр­га; эч­ке эш­ләр, га­дәт­тән тыш хәл­ләр ми­нис­тр­лы­гы, эко­лог­лар һәм баш­ка җа­вап­лы хез­мәт­кәр­ләр бе­лән бер­гә рейд­лар оеш­ты­рыр­га ки­ңәш ите­лә. Шә­һәр­нең сәү­дә ида­рә­се­нә су ко­е­ну урын­на­ры янын­да спирт­лы эчем­лек­ләр са­ту­ны ты­яр­га ку­шыл­ды. "Мәк­тәп яны һәм сә­ла­мәт­лән­де­рү ла­герь­ла­рын­да су­да йө­зү ка­гый­дә­лә­ре ту­рын­да дә­рес­ләр үт­кә­рү дә уңай нә­ти­җә би­рер иде", - ди­де чы­гыш ясау­чы.

Шу­ны­сы ку­а­ныч­лы, Чал­лы хал­кы­ның күп­че­ле­ге мах­сус җи­һаз­лан­ган, сак хез­мә­те бул­ган урын­нар­да ял итү­не ку­лай кү­рә. "Ке­рү тү­ләү­ле бул­са да, мин был­тыр "Сан­да­ли" пля­жы­на йөр­дем, би­ре­дә ба­ла­лар бе­лән ял итү кур­кы­ныч тү­гел. Сак хез­мә­те эш­ли. Шарт­лар да ях­шы. Бы­ел да кы­зу көн­нәр­дә шун­да ба­рыр­га җы­е­на­быз", - ди Ли­лия Хә­ли­мо­ва. Чал­лы дәү­ләт пе­да­го­гия уни­вер­си­те­ты сту­ден­ты Рус­лан Иб­ра­һи­мов та "Сан­да­ли"­га кы­зы­ныр­га һәм ко­е­ныр­га йө­рер­гә яра­ту­ын әйт­те.

Шә­һәр ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев ха­лык ял итә тор­ган урын­нар­да кур­кы­ныч­сыз­лык­ны тә­э­мин итү бу­ен­ча җит­ди эш­ләр­гә ча­кыр­ды. "Без­нең мак­сат - ке­ше­ләр үле­мен азай­ту, ә иң ях­шы­сы алар­ны бө­тен­ләй бул­дыр­мау", - ди­де ул.

Ко­е­ныр­га бар­ган­да һәр­кем кур­кы­ныч­сыз­лык ка­гый­дә­лә­рен үтә­сен иде, шул ва­кыт­та га­и­лә­ләр­гә кай­гы-хәс­рәт кил­мәс.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X