Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Сугышчан дан” музеена - 28 ел

Яр Чаллыда шактый гына бай тарихлы, күп экспонатлы музейлар эшләп килә. Әмма 3 нче мәктәптәге "Сугышчан дан музее" аерым игътибарга лаек. Авиация һәм космоска багышланып, ул 28 еллап актив рәвештә күргәзмәләр оештыра, укучылар өчен төрле фәнни-гамәли конференцияләр, очрашулар үткәрә. 17 февраль көнне Ватан саклаучылар көне һәм музейның туган көне уңаеннан,...

Музйе тарихы ерак 1987 елда башланып киткән. Бөек Октябрь революциясенең 70 еллыгы уңаеннан, мәктәпнең директоры Рәмзия Назырова очучылар музеен ачырга тәкъдим итә. Авиация немец гаскәрләрен җиңүгә зур роль керткән. Космос киңлекләрен өйрәнүгә дә безнең ил алдынгылар рәтендә булган. Шул уңайдан музейны әлеге ике өлкә тарихын өйрәнүгә, аның истәлекләрен саклауга багышлыйлар. Музейның җитәкчесе итеп мәктпәнең география укытучысы Валентина Кузьминых билгеләнә. Ул 30 еллап "Искатели" туган якны өйрәнү төркемен җитәкли һәм 278 нче авиадивизия тарихын саклаучы була.

1989 елның 25 февралендә "Сугышчан дан музее" ачыла. Ул көнне аның тантаналы ачылышына Ригадан 15 нче истребительләр авиациясе полкның очучысы Михали Колесников та килә. Шул елдан башлап музей актив рәвештә эшли башлый. Беренче экспонатларны аңа Түбән Каманың авиаоешмасы дирекциясе, Монголия һәм Латвиядәге 30135 нче һәм 89572 нче санлы гаскәр частьләре тапшыра. Соңыннан аларның саны класс җитәкчеләре, актив шәһәрдәшләребез һәм укучыларның үзләре ярдәмендә арттырыла. Мәктәпнең директорлары Рауза Лысюк һәм хәзерге көндә Илшат Миннибаев та музей фондларын баетуда, аның актив эшчәнлеген тәэмин итүдә дәвам иттерәләр.

Бүгенге көндә аның фондларында 1005 ләп төрле Бөек Ватан сугышы истәлекләре, фнәнни-тарихи экспонатлар, 1000 артык китаплар, дивизия ветераннары, очучы-космонавтлардан, төрле хәрби частьлардан хатлар саклана. Мәсәлән, монда очучы-космонавт А. Серебров бүләк иткән шикәр һәм чәй пакеты, космос гаскәре офицерларының парад костюмы, "кара тартма", ракета һәм самолет макетлары һәм башкаларны күрергә мөмкин. Һәр елны музейга күргәзмәләр оештырыла. Мисал өчен, узган елны аларны 3000 гә якын укучы бала карап узган. Музейда фәнни-гамәли конференцияләр, бәйгеләр үткәрелә. 12 апрель көнне, Россия космонавтикасының 60 еллыгы уңаеннан, монда "Космонавтиканың бүгенгесе һәм киләчәге" темасына икенче региональ фәнни-гамәли конференция дә узачак.

- Безнең музей "тере". Ягъни без экспозицияләрне төрләндереп, яңадан-яңа күргәзмәләр оештырабыз. Аларны карарга шәһәрдәшләребезне дә чакырабыз. Кадерле ветераннарыбыз да әлеге чараларны үткәрүдә безгә зур ярдәм күрсәтәләр. Мәсәлән, бүгенге чарада да 15 ләп ветераныбыз катнаша. Алар сугышта кичергәннәрен, батырлыклары турында сөйләп яшь буыныбызны тәрбиялиләр. Ватан саклаучылар көне уңаеннан да без аларны чакырып, тагын бер кат рәхмәтләребезне белдертергә теләдек, - дип сөйләде музей җитәкчесе Валентина Кузьминых.

Ветераннар да үз чиратында укучыларны Мәңгелек уты янындагы 1 нче санлы Постта яхшы итеп вахта тотканнары белән котлап, аларга грамоталар тапшырдылар. Аларны очучы-штурман Раиф Солтанов һәм Социалистик Хезмәт герое Радик Җәләев тапшырдылар. Бөек Ватан сугышы ветераны 90 яшьлек Мифтах Нуретдинов исә яшьләргә рәхмәтен белдереп үз теләкләрен дә әйтте:

- Безне, ветераннарны зурлаганыгыз өчен зур рәхмәт. Сезгә исә бездән теләк шул: актив сәламәт яшәү ревешен алып барып, бәхетле, имин тормышны саклап яшәгез! - диде ветеран.

"Сугышчан дан музее"на киләчәктә дә чаллыларны сөендереп, яхшы итеп эшләвен теләп калабыз.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев