«СВОдагы егетләребезгә үзебез шәмнәр ясадык» - ФОТОЛАР
Шәһәребез халкы махсус хәрби операциядә катнашкан Чаллы егетләренә һәрьяклап ярдәм итеп тора.
Халык хәрбиләргә акчалата гына түгел, ә кием-салым, аяк киемнәре, медикаментлар да җибәрә. Бу эштә ТОСлар да актив катнаша.
– Әле шушы көннәрдә генә егетләребезгә Россия һәм Татарстан флаглары төшерелгән җылы оекбашлар җибәргән идек. Инде шәмнәр ясадык. Комплекс балалары солдат абыйларына хатлар язды. Аларны укый башласаң, күзгә яшьләр килә. Хәтта кулъяулыкларга: «Үзеңне сакла! Сине өйдә көтәләр, шуны онытма!», «Көтәбез һәм яратабыз» - дигән сүзләр бар. Әйтик, шәһәрдәшебез Лилия Аржанцеваның улы өлешчә мобилизациягә эләгеп, СВОга киткән иде. Лилия Габидулловна аның белән гел элемтәдә. Ул безгә солдатларга нәрсә кирәклеген әйтеп тора. Әйтик, Татарстан флагы төшерелгән носкилар бәйләп бирүебезне солдатлар үзләре үк сорап алганнар иде. Аннары егетләребезгә гуманитар ярдәм итүдә Любовь Терновая да бик актив катнаша. Комплекс хатын-кызлары оекбаш кына бәйләми бит, кемдер коры душ ясауда булыша, күпләп шәмнәр ясаучылар да бар, хәтта алмага кадәр киптереп алып киләләр, – дип сөйли 46нчы комплексың «Солнечный» ТОС рәисе Наталья Удальцова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев