Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сыра алтакталары законсыз?

Мо­но­по­ли­я­гә кар­шы фе­де­раль хез­мәт Чал­лы хал­кын сы­ра­ны ачык­тан-ачык рек­ла­ма­лау­га кар­шы кө­рә­шер­гә ча­кы­ра. Шә­һә­ре­без­дә­ге сы­ра ал­так­та­ла­ры ка­нун­нар­ны бо­зып эш­лән­гән дип та­был­ган. Га­мәл­дә­ге ка­нун­нар бу­ен­ча, аль­ко­голь­ле эчем­лек исем­нә­рен сәү­дә нок­та­ла­ры исе­мен­дә кул­ла­ныр­га да яра­мый.

РФның мо­но­по­ли­я­гә кар­шы хез­мә­те­нең Та­тар­стан бу­ен­ча җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Ру­за­лин Хә­би­бу­лин Чал­лы­да­гы оч­ра­шу­да ха­лык­ны ка­нун бо­зу­чы­лар бе­лән кө­рә­шер­гә ча­кыр­ды.

Чал­лы­да "Из­ба" ди­гән сы­ра са­ту чел­тә­ре ка­нун­ны боз­ган дип та­был­ган. Ка­нун бу­ен­ча ал­та­ка­та­да оеш­ма­ның фир­ма исе­ме, аның ад­ре­сы һәм эш ва­кы­ты гы­на күр­сә­те­лер­гә ти­еш.

Әгәр сез­нең фи­ке­ре­гез­чә, ал­так­та ка­нун бо­зып эш­лән­гән бул­са, (843) 236-89-22 те­ле­фо­ны­на шал­ты­ра­тыр­га ки­рәк. Ма­те­ри­ал­га фо­то бер­ке­тел­сә, та­гын да ях­шы.

Мо­но­по­ли­я­гә кар­шы хез­мәт­нең сы­ра­ны рек­ла­ма­лау­га кө­рә­шен шә­һәр­дәш­лә­ре­без хуп­ла­ды.

Гө­лия ХӘ­КИ­МО­ВА, са­ту­чы:

- Мин ки­бет­тә эш­лә­сәм дә сы­ра­ны рек­ла­ма­лау­га һәм са­ту­га кар­шы. Шул сы­ра­ны эчеп күп­ме яшь­ләр бо­зы­ла. Аның уры­ны­на сә­ла­мәт­лек өчен фай­да­лы эчем­лек­ләр җи­теш­тер­сен­нәр иде.

Ил­нур ХӘ­ЛИ­ЛОВ, ТЭЦ хез­мәт­кә­ре:

- Күп­тән ки­рәк иде. Мин үзем спирт­лы эчем­лек бе­лән ма­вык­ма­гач, сы­ра эчү­че­ләр­не го­му­мән аң­ла­мыйм. Сы­ра­ны ре­ка­ла­ма­лау­ны гы­на тү­гел, са­ту­ны да чик­ләр­гә ки­рәк. Хә­лем­нән кил­сә, кул­ла­ры­на ше­шә то­тып урам­да, җә­мә­гать тран­с­пор­тын­да йөр­гән ке­ше­ләр­гә штраф са­лыр идем. Алар бит җә­мә­гать тәр­ти­бен бо­зып кы­на кал­мый­лар, за­кон­сыз рә­веш­тә сы­ра­ны ре­ка­ла­ма­лый­лар да.

Зөл­фия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев