Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табигатьтә саташу: тал песиләре уяна

Ноябрь аенда торган җылы көннәрнең табигаткә тәсире инде күренә башлаган. Кышкы йокыга китәсе агач-куаклар киредән бөреләнеп маташа икән. Бу хәл Чаллының Чулман һәм Мәләкәс елгасы ярында үскән талларда да күренә. Аларда тал песие барлыкка килгән. Бакчачылар сирень куакларының да бөреләре бүрткәнне хәбәр иттеләр. Күрше Алабуга районы Тойма елгасы талларында да...

Ноябрь аенда торган җылы көннәрнең табигаткә тәсире инде күренә башлаган.

Кышкы йокыга китәсе агач-куаклар киредән бөреләнеп маташа икән. Бу хәл Чаллының Чулман һәм Мәләкәс елгасы ярында үскән талларда да күренә. Аларда тал песие барлыкка килгән. Бакчачылар сирень куакларының да бөреләре бүрткәнне хәбәр иттеләр. Күрше Алабуга районы Тойма елгасы талларында да шул ук хәл күзәтелә. "Түбән Кама" милли паркы кече фәнни хезмәткәре Альберт Галиев тал песиләрен сурәткә дә төшереп алган. Көннәр болай плюс тамгасы белән торса, күп агачлар бөреләнергә мөмкин. Ә белгәнебезчә алда торган кышкы салкыннар аларга зыян гына салачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев