Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын 100 дән артык кеше авырган

Бүгенге көндә әлеге чирне йоктыручылар йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала.

«Роспотребнадзор»ның Чаллы буенча җитәкчесе Илгизәр Бариев әйтүенчә, шәһәрдә коронавирус белән авыручылар саны кими. Узган атнада – 102 очрак, аңа кадәрге атнада 128 очрак теркәлгән. Бүгенге көндә әлеге чирне йоктыручылар йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать итә ала. 

Коронавируска каршы барлыгы 349345 доза вакцина бар. Аның беренче өлешен – 295074, икенчесен 227498 кеше алган. Вакцинаны шәһәрнең барлык поликлиникаларында һәм «Омега» сәүдә үзәгендә ясатырга мөмкин. Шулай ук күчмә бригадалар предприятиеләргә барып та ясыйлар. 

Дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең «А» блогындагы ремонт эшләрен көзге җылыту сезоны башланганчы тәмамларга кирәклеген искәртте.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус