Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тагын җиңделәр

Егетләргә акчалата бүләк тапшырылды.

Газетабыз геройлары, Мулланур Вахитов исемендәге икенче гимназия укучылары, игезәк егетләр Сибгатуллиннар көрәш буенча ярышларда җиңделәр. 
Әлеге ярышлар «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов призына үтте. Анда Тукай, Алабуга, Әгерҗе, Минзәлә, Сарман районнары  килгән спортчылар көч сынашты.

Сибгатуллинар бу юлы да сынатмадылар. 45 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында Фаяз – беренче, Хәсән – өченче урын яулады. 50 кг авырлыктагылар арасында Фазыл иң көчлесе булып табылды. Егетләргә акчалата бүләк тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт укытучы тренер милли көрәш