Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Танышырга рөхсәт итегез!”

23 октябрьдән 27сенә кадәр Чаллыда дүртенче тапкыр шушы исемдәге акция үтәчәк. Чараның төп максаты һәм бурычлары алдагы акцияләрнекеннән әлләни аерылмый. Бу юлы да гомумйорт һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен ачыклау (тикшерү срогы җиткән йортларда), коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы (30 мең сумнан арткан очракта) фатир хуҗалары белән очрашу, шулай ук "нульле"...

23 октябрьдән 27сенә кадәр Чаллыда дүртенче тапкыр шушы исемдәге акция үтәчәк.

Чараның төп максаты һәм бурычлары алдагы акцияләрнекеннән әлләни аерылмый. Бу юлы да гомумйорт һәм шәхси исәпләү приборлары күрсәткечләрен ачыклау (тикшерү срогы җиткән йортларда), коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы (30 мең сумнан арткан очракта) фатир хуҗалары белән очрашу, шулай ук "нульле" пропискалы фатирларны тикшерү күздә тотыла.

Әлеге рейдларда күп фатирлы йортларның совет рәисләре һәм активистларыннан тыш, полициянең участок оперуполномоченныйлары, шәһәр башкарма комитеты һәм район хакимиятләре, идарә итү компанияләре, салым инспекциясе вәкилләре һәм суд приставлары катнашачак.

Шунысы да бар, фатир өчен бурычлыларның күбесе коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрнең, бигрәк тә гомумйорт күрсәткечләре өчен өстәлгән суммаларның артык югары булуыннан зарлана.

Исегезгә төшерәбез: гомумйорт чыгымнарына түләүләр суммасы агымдагы елның 1 январеннан гамәлгә кергән 1079 санлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә билгеләнә һәм бүленә. Әлеге документта әйтелгәнчә, гомумйорт күрсәткечләреннән һәр фатирдагы исәпләү приборларыннан алынган саннарны һәм гомумйорт күрсәткечләренең нормативын алганнан соң калган сумма исәпләү приборлары булмаган фатирларга бүленәчәк.

Бүгенге көндә Чаллыдагы барлык йортлар да гомумйорт исәпләү приборлары белән җиһазланган. Ә шәхси исәпләү приборлары белән шәһәр фатирларының 99%ы тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев