Танылган журналист үлгән
Яңалыклар тасмасы

Танылган журналист үлгән

Аңа 52 яшь иде.

«Матч ТВ» каналы кайгылы хәбәр җиткерде. Күренекле журналист, комментатор, блогер һәм «Эгриси» футбол командасы хуҗасы Василий Уткин вафат булган. 

Журналистны Мәскәүнең Пирогов исемендәге хастаханәсенең кардиология бүлегенә ашыгыч рәвештә салган булганнар. Ләкин табиблар аның гомерен саклап кала алмаганннар.

Уткин йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән булган. Узган елның октябрь ахырында аңа атеросклероз диагнозы да куелган.

Якынча мәгълүматлар буенча 52 яшьлек ир үпкә артериясендә тромб өзелү нәтиҗәсендә үлгән.

Сүз уңаеннан, ул 1994 елдан башлап телевидениедә футбол тапшырулары алып барды һәм матчларның  комментаторы иде. 2017 елдан телевидениедән китте. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


акча футбол кайгылы хәбәр блогерлар тормышы үлем-китем МАТЧ

Нет комментариев