Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Татар халкының йөзек кашы булу – изге хыялым”, – ди “Сабан туе гүзәле – 2021” конкурсы катнашучысы Роза Әмирова

Розага 17 яшь. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең 30нчы номерлы мәктәбендә белем ала.

 “Бик күп догалар беләм, намаз укыйм, моннан тыш мәктәптә гел “5”ле билгеләренә генә укыйм. Спорт белән актив шөгыльләнәм: йөзәм, йөгерәм, баскетбол уйныйм”, – ди үзе турында кыз. Роза әле ГТО нормативларын да гел алтын билгегә биреп бара икән. 
– Мин төрле халык биюләрен яратып башкарам. Буш вакытымда исә чигәм, тегәм һәм өйне матур итеп ремонтлау серләренә төшенәм. Кечкенәдән шигырьләр, хикәяләр язам. Беренче иҗат җимешем – “Матурлык” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгым дөнья күрде. Моннан тыш “Көмеш кыңгырау” газетасы белән хезмәттәшлек итеп, Шәүкәт Галиев премиясенә лаек булдым. Шулай ук “Казан утлары” журналы үткәргән “Шифалы куллар” премиясе лауреаты исемен алдым. Татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган олимпиадаларда һәр елны призер исеменә лаек була идем. Төп горурлыгым – мин үзебезнең гаилә шәҗәрәсен төзедем, – дип уңышлары турында сөйләде Роза. 
Шулай ук актив кыз шәһәребездә үткәрелә торган “Ак калфак” бәйгесендә дә җиңгән булган. 1996 елда апасы “Сабан туе гүзәле” конкурсында катнашып, “Иң тыйнак кыз” исеменә лаек дип табылган. 
– Апам бәйгенең бик зур тормыш китабы булуы һәм биредә катнашуның үзең өчен, үсеш өчен аеруча да мөһим булуын әйтте. Шуңа да ике дә уйламыйча, конкурска барырга карар кылдым. Ә хыялым исә – төпле белем алып, алга таба үз һөнәренең остасы булган көчле табиб булу, – дип фикерләре белән бүлеште Роза. 

Р.S. Тавыш бирү 16 июнь, сәгать 12гә кадәр дәвам итә. Иң күп тавыш җыйган кызны редакциябездән кыйммәтле бүләк көтә. Кызларны үз тавышыгыз белән сөендерергә ашыгыгыз! 

Гөлия Ибатуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу