Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ – 2022» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Видеоязмаларны 15 декабрьгә кадәр җибәрергә була.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйгедә катнашучылар шигырьләр, мәсәл һәм проза укуда көч сынашачак.
2021 елдан башлап конкурста «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә» дигән ике яңа категория барлыкка килде. «Автор-башкаручы» номинациясенә сәхнәдән үз әсәрләрен укырга әзер һәвәскәр шагыйрьләр чакырыла. «Шигъри гаилә» номинациясе исә балаларның әти-әниләре, әби-бабалары белән берлектә яки бер гаиләдән берничә баланың чыгыш ясавын күз алдында тота.
Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Жюри хөкеменә бәйге өчен махсус эшләнгән видеоязмалар кабул ителә. Видеоязманың хронометражы 5 минуттан артмаска тиеш. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк.
2021 елның 15 декабренә кадәр видеоязма форматындагы конкурс эшләрен tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки WhatsApp мессенджерыннан +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә кирәк. Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат — www.tatfil.ru сайтында.
Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре исә 21 февральдә Халыкара туган тел көнендә филармониядә узачак Гала-концертта игълан ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс