Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә гариза бирергә ашыгыгыз

Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенә гаризалар кабул ителә.

«ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесе икенче тапкыр үткәрелә. Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештыра.
Бәйгедә катнашучылар шигырьләр, мәсәлләр һәм проза укуда осталык сынашачак. Әдәби жанрны сәхнәдә башкару осталыгын сынап карарга теләүчеләрдән гаризалар 2021 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
2021 елдан башлап «ТАТАR СҮЗЕ» бәйгесендә «Автор-башкаручы» һәм «Шигъри гаилә» дигән ике яңа категория барлыкка килде.
«Автор-башкаручы» номинациясенә сәхнәдән үз әсәрләрен укырга әзер һәвәскәр шагыйрьләр чакырыла. Монда беренче чиратта әсәрләрнең эчтәлеге, тамашачыга җиткерү тәэсире һәм башкару осталыгы бәяләнәчәк.«Шигъри гаилә» номинациясе исә балаларның әти-әниләре, әби-бабалары белән берлектә  яки бер гаиләдән берничә баланың чыгыш ясавын күз алдында тота. Барлык номинацияләрдә дә катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Жюри хөкеменә бәйге өчен махсус эшләнгән видеоязмалар кабул ителә. Видеоязманың хронометражы 5 минуттан артмаска тиеш. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитка, музыкаль бизәлешкә бәя бирәчәк.
2021 елның 15 декабренә кадәр видеоязма форматындагы конкурс эшләрен tatarsuze@tatfil.ru электрон адресына яки WhatsApp мессенджерыннан +7 (919) 690-04-22 номерына җибәрергә кирәк. Бәйге турындагы тулырак мәгълүмат белән www.tatfil.ru сайтында танышырга мөмкин.
Эшләрне бәяләү 2022 елның 10 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 2022 елның 21 февралендә Халыкара туган тел көнендә филармониядә узачак Гала-концертта игълан ителәчәк.
Бәйге татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну уяту, шигъри аһәңне тоярга өйрәнү, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар халкының бай тарихи-мәдәни казанышы буларак, татар классик әдәбиятын пропагандалау, халык арасыннан талантлы нәфис сүз осталарын барлау һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерерүгә ярдәм итү максатларында уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс