Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында яңа хезмәтләр эшли башлады

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында республика халкы өчен 70 яңа дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр эшли башлады.

Ел ахырына кадәр тагын 44 хезмәт электрон рәвештә гамәлгә ашырылачак. Яңалыклар турында ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Шулай итеп, Татарстан Дәүләт хезмәтләре сайтында капиталь төзелеш объектларын төзүгә рөхсәт алу, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт алу, каникул вакытында баланың ялын оештыру өчен гариза бирү, квалификация тестларын (педагоглар өчен) үткәрү, җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәт бирү, дәүләт урман реестрыннан өземтә бирү кебек яңа хезмәтләр барлыкка килде. Хезмәтләрнең тулы исемлеге белән порталда танышырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru 

Порталда октябрь-ноябрь айларында 40 яңа электрон хезмәт күрсәтү кертү планлаштырыла, тагын дүртесе — декабрьдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дәүләт хезмәтләр