Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан хокук сакчылары тәрәзәне туңдырмый торган сыекча җитештерелүче цехны ачыкладылар

Экспертлар нәтиҗәсе буенча, аның составының 30%ын көнкүрештә куллану өчен тыелган метанол тәшкил итә.

«16 ноябрьдә Казанда унбиш кеше, 5 литрлы канистрдан сыекча эчеп, метанол белән агуланган иде. Нәтиҗәдә, аларның берсенең гомере өзелде. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә, зыян күрүчеләрнең спиртлы сыекчаны шәхси заттан сатып алганнары мәгълүм булды. Тик  яшьләр кашерингка алынган машина багажнигыннан әйберләрен бушаткан вакытта, спиртлы эчемлек урынына ялгышып, тәрәзәне туңдырмый торган сыекча алалар. Соңыннан аны су белән бутап эчәләр. Экспертлар нәтиҗәсе буенча, аның составының 30%ын көнкүрештә куллану өчен тыелган  метанол тәшкил итә.

Тикшерү эшләре барышында хокук сакчылары әлеге сыекча җитештерелгән цехны ачыклыйлар. Анда шундый ук 25 мең литр әзер продукциягә тап булалар. Моннан тыш бина эчендә җитештерү җайланмасы, пластик савыт һәм наклейкалар да була.

Полиция хезмәткәрләренең визиты йөк машинасына  кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч товарны төяү вакытына туры килә. Алар әлеге эш белән идарә иткән ир-егетне тоткарлыйлар һәм тикшерү комитетына илтәләр», - дип хәбәр итә Россия ЭЭМ вәкиле Ирина Волк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 02 увд мвд полиция