Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Татарстан” Кырымга китте

Чаллының "Татарстан" ансамбле республика делегациясе составында Кырымга китте. Калабызның әлеге иҗат төркеме дөнья күләмендә танылды инде. Алар Болгариянең Варна шәһәрендә узган IV халыкара хореография конкурсында, Төркиядә "Уңыш талисманы" балалар һәм яшьләр иҗат бәйгесенде гран-при, Берлиндагы "Бию олимпы" халыкара форумында Зур алтын медаль яуладылар. "Йолдызлык" XIV телевизон фестиваленең иң югары бүләгенә...

Чаллының "Татарстан" ансамбле республика делегациясе составында Кырымга китте. Калабызның әлеге иҗат төркеме дөнья күләмендә танылды инде. Алар Болгариянең Варна шәһәрендә узган IV халыкара хореография конкурсында, Төркиядә "Уңыш талисманы" балалар һәм яшьләр иҗат бәйгесенде гран-при, Берлиндагы "Бию олимпы" халыкара форумында Зур алтын медаль яуладылар. "Йолдызлык" XIV телевизон фестиваленең иң югары бүләгенә дә лаек булдылар. Әлеге казанышлары өчен, ансамбль егет-кызлары Татарстан Президентының махсус стипендиясен дә алалар.

Сәнгать көллияте директоры Рамил Бәдретдинов әйтүенчә, Татарстан мәдәният министрлыгы оештырган гастрольләр 23 июльгә кадәр дәвам итә.

Аның кысаларында "Йолдызлык" фестиваленең 170 тән артык җиңүчесе һәм призеры да Кырымның иң яхшы яшьләр коллективлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Ике республикадан балалар бергәләп татар, украин, рус җырлары һәм биюләрен башкарачак. Концертларның төп максаты - халыклар дуслыгын күрсәтү һәм милләтара тынычлык дошманнарын толерантлык һәм тынычлыкка өндәү.

Беренче концерт 13 июльдә Севастопольдә флот офицерлары йортында узачак. Чара Татарстан җитәкчелеге һәм РФ Кара диңгез флоты командирлары ярдәме белән оештырыла. Концертны Татарстаннан чакырылган егетләр тамаша кылачак: күңелгә якын җырларны 300 дән артык якташыбыз ишетәчәк.

20 июльдә Татарстанның яшь җырчы һәм биючеләрен Бакчасарай шәһәрендә көтәләр: аларның "Илһам" һәм "Ветерок" кырым ансамбльләре белән уртак чыгышы шәһәр үзәгендә, Ленин мәйданында узачак. Искәртеп үтәбез, 2014 нче елның апрелендә Кырымнан яшьләр коллективлары "Созвездие-Йолдызлык"ның Казандагы гала-концертында уңышлы чыгыш ясады.

22 июльдә "Созвездие-Йолдызлык" лауреатларының соло концерты атаклы "Артек" балалар үзәгендә оештырыла.

Кырымда концертлар "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәтенең еллык җәйге иҗади сменасы кысаларында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт һәм ТР Мәдәният министрлыклары ярдәме белән узачак. Смена кысаларында балалар өчен танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре мастер-класслар һәм белем бирү тренинглары үткәрәчәк. Чакырылган кунаклар арасында - профессор, Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире Марина Полтева, Россия һәм Татарстанның халык артисткасы Зилә Сөнгатуллина һәм башкалар бар. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев