Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Премьер-министры Зәй һәлакәте турында мәгълүматларны җиткерде

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, фаҗига урынында булып, Зәй һәлакәте мәгълүматларын җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аның сүзләренчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе). "КАМАЗ" йөк машинасы автобусны бәрдергәч, 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. 12 кеше хастаханәгә озатылган. 5се табиблар...

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, фаҗига урынында булып, Зәй һәлакәте мәгълүматларын җиткерде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, пассажир автобусында 29 кеше булган (28 пассажир һәм автобус йөртүчесе). "КАМАЗ" йөк машинасы автобусны бәрдергәч, 14 кеше һәлак булып, 15е төрле җәрәхәтләр алган. 12 кеше хастаханәгә озатылган. 5се табиблар караганнан соң, амблатор дәвалануга җибәрелгән, 5се авыр хәлдә. Зыян күрүчеләргә Чаллы, Әлмәт хастаханәләрендә ярдәм күрсәтелә, өчесе Казанга Республика клиник хастаханәсенә җибәрелгән.

Татарстан Премьер-министры һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеләчәген җиткерде . Татарстан Хөкүмәтенең һәлак булганнарның гаиләләренә бер тапкыр 1 млн сум күләмендә , зыян күрүчеләргә имгәнү дәрәҗәсенә карап - җиңелрәк яралыларга 100 мең, уртача дәрәҗәдә булганнарга - 200 мең, авыр җәрәхәт алучыларга 300 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтү турында карар кабул итүен җиткерде. Акчалар республика бюджетыннан бүленә, дип өстәде Премьер-министр.

Ул шулай ук 1 млн сум матди ярдәм һәр һәлак булган кеше исәбеннән карала, дип аңлатты.

"Тану өчен Казанга килгән һәлак булганнарның туганнары урнаштырылачак, тиешле күрсәтмәләр бирелде", - диде Алексей Песошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X