Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Президенты: «Бәяләр буй җитәрлек булсын»

Безнең төбәк иң кирәкле азык-төлек белән үзен үзе тулысынча тәэмин итә ала. Татарстан Президенты видеоэлемтә режимында республиканың барлык районнары белән үткәргән киңәшмәдә шулай диде. Онлайн чара ризык һәм дару бәяләрен җайга салу мәсьәләләренә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика кибетләрендә – азык-төлекнең, даруханәләрдә даруларның булу-булмавы һәм аларның бәяләре даими контрольдә тотыла. Моның өчен бәяләрне күзәтү буенча Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмә­туллин җитәкчелегендә эш төркеме булдырылган, шулай ук «кайнар линия» (халык аның аша үзләренең сораулары һәм шикаятьләре белән мөрәҗәгать итә ала) эшли.


Төбәктә бәяләргә, киштәләрнең тулылыгына Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, һәр районның башкарма комитетлары, Татарстанстат һәм башка оешмалар белгечләре күз-колак булып тора. Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, алар ясаган нәтиҗәләрдә бәяләр бер-берсеннән нык аерыла. Шуңа күрә Президент, аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен, күзәтүне бердәм методика буенча үткәрүне сорады. «Безгә дөрес, төгәл мәгълүматлар кирәк», – дип белдерде ул.


– Бүген аеруча авыл хуҗалыгы продукциясе мәсьәләсе көн кадагына суга. Элеваторларда кирәкле ашлык запасы яңа уңышка кадәр сакланырга тиеш, ә терлекчелек продукциясе – ит һәм сөт бәясен халыкның «буе җитәрлек» дәрәҗәдә саклап калу зарури. Бу – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җаваплылык өлкәсе, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Ул социаль әһәмиятле кайбер азык-төлеккә бәяләрне арттыру очраклары күренгәләвен дә искә төшерде. Әмма, кагыйдә буларак, бу читтән кертелгән товарлар буенча рубль курсы үзгәрүгә һәм сезон факторына бәйле. Әмма, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, сәүдәдә кайбер намуссызлык очраклары да бар. «Алга таба мондый хәлләр кабатланмасын өчен, аларның барысын да тикшереп, һәркайсы буенча катгый чаралар күрергә кирәк», – диде Президент.


Үзизоляция шартларында кешеләр якындагы кибетләрдән товар алырга мәҗбүр. Салада яшәүчеләр күрше авылга яки район үзәгенә бара алмый, дигән сүз.
– Намуссыз сатучылар, шуннан файдаланып, бәяне махсус күтәреп куя. Бу җәһәттән кешеләрнең шикаятьләре урынлы. Район башлыкларына мөрәҗәгать итәм: моңа юл куймагыз! Иң элек бу хәлдән сезнең территориядә яшәүчеләр зыян күрә бит, – диде Татарстан Президенты.


Ул хокук саклау һәм күзәтчелек органнарына да әлеге эшкә кушылырга тәкъдим итте.
Киңәшмәдә республика халкын саклану чаралары – битлекләр, перчатка, антисептиклар белән тәэмин итү мәсьәләсенең дә әлегә актуаль булып калуы турында әйтелде.
– Кешеләрнең сәламәтлеге һәм аларның хакимияткә ышанычы пандемия шартларында халыкны азык-төлек, дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләрен ни дәрәҗәдә хәл кылуыбызга бәйле, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Шуңа ул район башлыкларына, киңәшмәдә катнашучыларның барчасына бу мәсьәләләрне даими контрольдә тотарга кушты.

 

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев