Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Татарстан» совхозы поселогында мобиль дәваханә эшләде - ФОТО, ВИДЕОЛАР

Тукай районы «Татарстан» совхозы поселогында «Мобиль дәваханә» күчмә медицина комплексы эшләде. Авыл кешеләрен Чаллының 5нче хастаханә табиблары һәрьяклап тикшерделәр, киңәшләрен бирделәр.

Медицина тикшерүләре «Сәламәтлекне саклау» милли проекты кысаларында уздырыла. Тукай районы авылларыннан кала, табиблар Менделеевск, Әгерҗе, Минзәлә, Актаныш, Түбән Кама районнарында да 32 торак пунктта булдылар.   

Мобиль дәваханә «Татарстан» совхозы поселогында ике атна эшләде. Ул – тулы бер медицина комплексы. Анда бөтен кирәкле нәрсә: регистратура, функциональ диагностика кабинеты, табиблар кабинетлары бар. Модуль ел әйләнәсе теләсә нинди һава шартларында эшләрлек итеп проектланган. Аны «КамАЗ» машинасы күчереп йөртә. Күчмә медицина комплексы табибларны йөртү өчен микроавтобус белән дә тәэмин ителгән.

– Әйтик, бүген авыруларны ревматолог, гинеколог кебек тар профильле белгечләр кабул итә. Моннан тыш, авыл кешеләре УЗИ үтәргә чиратка басты. Биредә һәр көнне 40тан артык кешене кабул итәбез, – дип аңлата миңа мобиль дәваханәдә теркәп баручы Алсу Нуриева. 

Пациентларның «тәгәрмәчле дәваханә»дә кабул ителү сәгате алдан ук билгеләнгән, ыгы-зыгы юк, кешеләр табибка керү вакытын җылы бинада көтә.

– Мин үзем 40 елдан артык медицина өлкәсендә эшләгән кеше. Авылдагы бөтен яңалыкларны белеп торам. Мобиль дәваханә турында ишеткәч бик сөендем. Алдагы көнне күзләремне тикшерткән идем, бүген ашказаныма УЗИ үткәрделәр. Табиблар бик игътибарлы, без өлкәннәрне ипле итеп тыңлыйлар. Иң мөһиме: барлык белгечләргә авылдан ерак китми генә кереп була, шәһәргә хәзер барып җитүе дә кыен, гел-гел балаларны да борчып торасы килми, – дип сөйли Рәисә Батыршина.

– Шәһәрдәге дәваханәләргә болай гына барып җитәм димә! Ул чиратлар, әле талон сорыйлар!.. Талонны алыр өчен дә айлар буе көтәргә туры килә кайчак. Бу вакыт эчендә чирең көчәеп тә китәргә мөмкин бит! Мондый мобиль дәваханә булу безнең өчен бик кирәк! Моны уйлап чыгаручыларга, безне караган табибларга олы рәхмәт әйтәсе килә! Тик үзебезнең авылда медицина бинасы булсын иде. Поселокта 5000нән артык кеше яши. Гел-гел шәһәргә барып булмый бит, – дип борчуын белдерә Татьяна Шитова. 

Дөрестән дә, авыл кешесе шундый – чирләп китүгә табибка барырга ашыкмый, терлек-туарны кемгә калдырыйм, бакчаны карарга кирәк, ди. Ә чир катлаулана, аза бара. Кемнеңдер шәһәргә чыгып китәргә мөмкинлеге дә булмыйдыр. Ә медицина хезмәткәрләре үзләре авылга килгәч, кеше кинәнеп табибка күренергә бара, дәвалау чараларын, киңәшен ала. 

– Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе олы яшьтәгеләр. Саулыклары да нык какшаган инде. Күбесендә шикәр чире, кан басымы, йөрәк, җенес системасы авырулары, хроник пиелонефрит, панкреатит, ашказаннарында ташлар була. Мондый пациентларга дәвалау курсы билгеләнә, – дип аңлата УЗИ табибы Ләйсән Габдрахманова.

Дәваханәгә килүчеләр бер генә түгел, әллә ничә белгечкә күренәләр. 

– Менә УЗИ үттек бүген, гинекологка чират торабыз. Мондый күчмә поликлиникалар – безнең өчен бәхет. Бөтенесе бушлай, ерак юлга чыгып китәсе юк, – диләр Флорида Хөрмәтуллина белән Миңниса әби Бәхтиярова. 

– Ревматолог һәм гинеколог кабинетларында булдым. Мин бик канәгать калдым, кирәкле киңәшләр алдым, алга таба дәвалау курсы да билгеләнде, – дип сөйли Гөлфинә Низамиева.

«Татарстан» совхозы поселогы һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр кайгырту-игътибардан бик канәгать калдылар. Авыл кешеләренең фикере бер – «Мобиль дәваханә» проекты бик кирәкле һәм вакытлы. «Тәгәрмәчле дәваханә» Круглое Поле поселогында, Бәтке һәм Күзкәй авылларында да эшләячәк.

Сүз уңаеннан, мобиль дәваханә проекты кысаларында ел башыннан барысы 5388 авыл кешесе тикшерү узды. 698 кешедә авырулар беренче тапкыр ачыкланды. 2068 авыру өстәмә тикшерүләргә җибәрелде, шуларның 1878е район үзәк хастаханәләренә, 197се – республика клиникаларына. 98 пациентка стационарга ятарга тәкъдим ителде.

Пациентлар мобиль дәваханәләрдә кардиолог, офтальмолог, невролог, эндокринолог, онколог, гинеколог, хирург, терапевт, уролог, ревматолог кебек тар белгечләр тарафыннан 7090 консультация алдылар. 2454 лаборатория тикшерүе һәм 3958 инструменталь тикшерү үткәрелде: ЭКГ, УЗИ, офтальмоскопия һәм башкалар.

/ Гөлия Ибатуллина фотолары һәм видеолары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев