Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 15 апрельдән 15 июньгә кадәр балык тоту чикләнә

15 апрельдән Татарстанда "Уылдык" операциясе кысаларында промыселларда балык тоту тыела. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров җиткерде. Тыюлар 15 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Бары шул вакытта гына балык уылдык чәчүдән туктый. Шулай ук 25 апрельдән...

15 апрельдән Татарстанда "Уылдык" операциясе кысаларында промыселларда балык тоту тыела. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсенең күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Радик Мөхтәров җиткерде.

Тыюлар 15 июньгә кадәр гамәлдә булачак. Бары шул вакытта гына балык уылдык чәчүдән туктый.

Шулай ук 25 апрельдән 10 июньгә кадәр республикада үзлектән балык тотучыларга чикләүләр кертелә. Бу вакытта моторлы көймәләрдән файдалану тыела. Балыкны бер кешегә дүрт кармакка гына, яисә ике кармакка ике ыргак белән генә тотарга рөхсәт ителә.

Ведомство вәкиле браконьерлык булган яисә табигатьне саклау законнары бозылган очракта гражданнарга Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында "Халык контроле"нә хәбәр итәргә мөмкин булуын искә төшерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев