Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 2018 елда хаҗ бәясе 10-15 мең сумга артты

Узган ел белән чагыштырганда ТР мөселманнары диния нәзарәтенең хаҗ-операторы хаҗга бару бәяләрен 10-15 мең сумга арттырган. Бу хакта операторның матбугат хезмәте хәбәр итә. 2018 ел башыннан Согуд Гарәбстанында НДСка өстәмә яңа 5 процентлы налог кертелгән. Шул сәбәпле әлеге илдәге барлык хезмәт күрсәтүләр һәм продуктларга бәяләр күтәрелгән. Кунакханәләр, транспорт чаралары, туклану, коммуналь хезмәтләр, хаҗ кылырга килүчеләргә хезмәт күрсәтү, палаталар арендалау өчен бәяләр арткан. Шулай ук Согуд Гарәбстанында ягулык бәясе 2 тапкыр арткан, ә электр энергиясе өчен тарифлар 3 тапкырга үскән. «Шуның белән бәйле рәвештә без хаҗ программасы өчен бәяләрне арттырырга мәҗбүр булдык: узган ел белән чагыштырганда хаҗга юллама бәяләре 10-15 мең сумга артыграк булачак», — дип белдерде ТР мөселманнарының диния нәзарәте хаҗ операторының пресс-сәркатибе Игорь Смоленков. Доллар курсындагы үзгәрешләр аркасында алга таба да хаҗ бәяләре артырга мөмкин, дип әйтте ул.

Бәяләр арткач хаҗга барырга теләүчеләр кинәт кенә кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев