Татарстанда +33 градуска кадәр эсселек һәм яшенле яңгыр көтелә
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда +33 градуска кадәр эсселек һәм яшенле яңгыр көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 9 июльдә, Татарстанда эссе, әмма тотрыксыз һава торышы көтелә. Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава сакланачак. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, ә яшен вакытында 15-17 метрга кадәр көчәячәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев