Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда балалар бакчасына түләү арта

Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү сигез процентка арта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган

Документ нигезендә, республикада аның күләме «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы 273нче Федераль законны үтәү максатыннан күтәрелә. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм гаиләдәге балалар санына бәйле. Әйтик, бер яшькә кадәрге баланы 10,5 сәгатьлек төркемдә йөртү балалары өчтән азрак булган гаиләгә – 2940 сумга, 12 сәгатьлек төркемдә йөртү 3351 сумга төшәчәк, дип яза Татар -информ.. Карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

2018 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына түләү 4 процентка күтәрелгән иде. 2017 елдагыга караганда бу ике мәртәбә азрак. Узган елның башында бакчага түләү шулай ук 8 процентка артты. 


Матбугат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев