Татарстанда һава торышы начарлана
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда һава торышы начарлана

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

25 октябрь төнлә республикада секундына 15 метрга кадәр көчле җил фаразлана. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда кар явуы һәм кыска вакытлы бураннар көтелә. Моннан тыш, көндезге һәм төнге сәгатьләрдә юлларда бозлавык, аяк астында кар боламыгы булачак. Һава температурасы көндез +2..-2 булса, төнлә  -1..-6 градуска кадәр төшәчәк. 

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев