Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы расланды: бу юлы вирус кемнәрне алып киткән?

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы теркәлгән. Һәлак булучыларның гомуми саны 25 кешегә җиткән, диелә COVID-19га каршы көрәш буенча республика оператив штабы хәбәрендә.

1950 елда туган хатын-кыз 5 июльдә авыр хәлдә РКХнең вакытлы йогышлы госпиталенә китерелде. Ул ике яклы полисегментар пневмония һәм кайбер хроник авырулар белән хастаханәдән тыш катлаулы яңа коронавирус инфекциясенә шикләнеп хастаханәгә салына. Үткәрелә торган терапия фонында 8 июльдә халәтнең кискен начараюы аркасында йөрәк эшчәнлеге туктый.

Әлмәт ҮРХ җирлегендә ике яклы интерстициаль пневмония һәм яңа коронавирус йогышына шикләнеп, 1961 елда туган Татарстан кешесе хастаханәгә китерелә. Шул ук көнне барлык кирәкле тикшеренүләр узганнан соң, РКОДның Әлмәт филиалы базасында вакытлы йогышлы госпитальгә  салына. 6 июльдә сулыш җитмәү билгеләре арту сәбәпле, ИВЛ аппаратына тоташтырылды. Пациент 11 июль көнне үлә.

Оперштабта билгеләп үтүләренчә, һәр очракта үлем сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев