Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерын сайлап алачаклар

Татарстанда 7-11 июнь көннәрендә Бөтенроссия буенча иң яхшы зоотехник-селекционер конкурсы оештырыла.

Республикабызга илебезнең 63 регионыннан булган катнашучылар килүе көтелә. Әлеге конкурс икенче ел уздырыла. Беренчесе Түбән Новгород өлкәсендә үткән иде. 
Татарстан Республикасын Ләйсән Хәмитова («Северный» авыл хуҗалыгы, Арча районы); Регина Андреева («Вахитов» исемендәге СХПК, Кукмара районы);  Владимир Павлов («А/Ф Рассвет» предприятиесе, Кукмара районы);  Любовь Ибатуллина («ОРСИС АГРО» предприятиесе, Түбән Кама районы); Илнур Фатыйхов (АПК «Продовольственная программа» предприятиесе, Мамадыш районы),  Альберт Байметов («А/Ф Мартен» предприятиесе, Саба районы);  Юлия Можарова («Логос», Балык Бистәсе районы) тәкъдим итәчәкләр. 
Конкурс 7-11 июнь көннәрендә Биектауда, Иске-Казан урамы, 2а адресы буенча үткәрелә. 

 

Фото: kazan.bezformata.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы