Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Сәламәтлек саклау министрын билгеләделәр

Карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Татарстанда Сәламәтлек саклау министрын билгеләделәр. Ул - Марсель Миңнуллин. Элекке җитәкче Марат Садыйков үлеменнән соң, ул министр вазыйфасын вакытлыча башкарып торды. 

Исегезгә төшерәбез, Марат Садыйков 29  январьда инфарктан вафат булды. Бу хакта монда яздык. Бер айдан соң министрның әнисе дә бакыйлыкка күчте. 

Марсель Миңнуллин табиблар гаиләсеннән. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Һөнәри эшчәнлеген Казанның 5нче шәһәр хастаханәсенең хирургия бүлегеннән башлый. 2002 елда Республика клиник хастаханәсендә абдоминаль (эч куышлыгы) хирургия бүлегендә хезмәт куя. 2010 елда баш табибның медицина буенча беренче урынбасары була. Коронавирус вакытында ел ярым  вакытлыча йогышлы авырулар госпитален җитәкли.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министрлык