Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда сайлаучыларның 83 процентка якыны Конституциягә төзәтмә кертүне хуплаган

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә барлыгы 16,5 мең күзәтүче катнашкан.

Илнең Төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү участокларында эшләүче Татарстан җәмәгать күзәтүчеләре эшләрен югары дәрәҗәдә башкарган. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә белдерде.

«Күзәтүчеләр эше килештерелгән иде. Мин бик күп сайлау кампанияләре аша уздым, әмма мондый сыйфатлы эшне әлегә күзәткәнем булмады. Тавыш бирү процессында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча 16,5 мең күзәтүче катнашты. Алар тавыш бирүнең дөрес системасын булдыруда зур роль уйный», — дип йомгаклады республика Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе. 

Чыганак:Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев