Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда янгында кешеләр үлгән (ФОТО)

Татарстанда төнлә чыккан янгында ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 2:00 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына республиканың Биектау районы Бимәр авылында янгын турында хәбәр килгән. Бер катлы кирпеч йорт янган.  

Янгын сүндерү вакытында 113нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 57 яшьлек ир-атның каты янган мәетен тапкан, дип яза Татар-информ.  

Янган корылмаларны тикшергәндә коткаручылар 83 яшьлек хатын-кызның мәете тапкан. Янгында 50 яшьлек ир-ат зыян күргән. Ул янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетеп, йорттан үзе чыккан. Ир-ат хастаханәгә барудан баш тарткан.  

Бу йортка янгын турында хәбәр итә торган корылманы узган кышта администрация куйдырткан. 

 

Чыганак: Матбугат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев