Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Татарстанда йорты белән бергә ир-ат янып үлгән

    Татарстанда янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Бүген иртәнге сәгать алтыда Балык Бистәсе районы Корноухово авылында бер катлы шәхси йортта янгын чыккан.

     

    Санаулы минут эчендә бу урынга Корноухово постының янгын сүндерүчеләре килгән. Ул вакытка янгын телләр инде тәрәзәләрдән чыккан, ә йортның түбәсе җимерелгән. Ут күрше йортка күчкән.

    Егерме минуттан соң урынга 128 нче янгын часте хезмәткәрләре килгән.

     

    Чыганак: Ватаным Татарстан

     

    Янгыннан соң йорт эчендә 59 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган. Янгын мәйданы 32 квадрат метрны тәшкил иткән.

    Янгын көнкүреш электр приборларын дөрес кулланмау сәбәпле килеп чыккан дигән фараз бар.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: