Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанга эссе кире кайта

Синоптиклар агымдагы атнага фаразлары белән уртаклашты.

Якын көннәрдә Татарстан территориясендә янә 30 градуслы эсселек урнашачак. Бу хакта Гидрометеоүзәк хәбәр итте.

Татарстан синоптиклары мәгълүматлары буенча, чәршәмбедән эссе һава торышы кире кайта. Бу көнне көндез һава температурасы +25..+30 градус, төнлә +11..+16 градус җылы булачак. Әмма Россия гидрометеоүзәге фаразлары буенча, бу көнне 27 градуска кадәр җылылык һәм яңгырлы һава торышы көтелә.

Федераль белгечләр мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә 32 градуска кадәр җылытачак. Якшәмбе көнне һава температурасы бераз түбәнрәк булачак - +29 градусска кадәр.

Атнаның икенче яртысында көчле булмаган җил көтелә. Чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә яңгырлар, җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшемсез һава торышы фаразлана.

Чаллыга килгәндә, автокалада пәнҗешәмбедән башлап эссе һава торышы урнашачак. Гисметео сайты мәгълүматларына караганда, бу көнне терекөмеш баганасы көндез +27 градуска кадәр күтәреләчәк. Җомга +30, шимбә +31, якшәмбе +29 градус булуы көтелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы