Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанның диңгез гизүчеләре “Милонга” яхтасында дөнья тирәли сәяхәттән кайттылар

Дөнья тирәли сәяхәт Татар АССРы оешуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылды. «Финита ля комедия!!! Мы сделали кругосветку!!! Финиш», — дип үз кичерешләре белән уртаклаштылар экипаж әгъзалары.

Сәяхәт Төркиядән башланып киткән һәм шунда ук тәмамланган. “Без Мармарис шәһәрендә урнашкан “Марина” портында финишка чыктык. Бортта барысы да тәртиптә. Барысы бергә 45 меңнән артык чакрым үтелде. Дөнья тирәли сәяхәтебез төгәл  9 ай буе дәвам итте”, – дип сөйләде 72 яшьлек капитан Алмаз Алеев. 
Яхта Казаннан 2020 елның 28 июлендә чыгып киткән иде. Экипаж составында 3 кеше: спорт мастеры, капитан Алмаз Алеев, 36 яшьлек боцман Вил Сәгыйтов һәм 32 яшьлек капитан ярдәмчесе Илфат Миннибаев бар иде. Соңрак Миннибаевны Иван Поликарпов алмаштыра.

Сәяхәтчеләрнең 45 мең чакрым ара узганнары билгеле. ТАССР флагы дөньяның 10 илендә булган диярлек, алар арасында Марокко, Гибралтар, Кариб утраулары, Панама, Полинезия, Бали, Шри-Ланка, Мальдив утраулары, Гарәп Әмирлекләре, Мисыр һәм башкалар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: cәяхәт

2
X