Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татпотребсоюзның идарә рәисе урынбасары Дамир Җәләлиев Чаллыдагы ярминкәләрнең эшен уңай бәяләде.

Узган шимбәдә Ипподромда, “Южный” агросәнәгать паркында, “Төзүче” стадионы алдындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминәкләре гөрләде.

Бу юлы ипподромда сатып алучылар да, сатучылар да чагыштырмача күп булды. Шәһәргә 30,8 миллион сумга 1600 тоннадан артык азык-төлек китерелгән иде. Татарстанның 13 районнан тыш, Удмуртиядән дә килүчеләр бар иде. Фирая ханым хәләл колбаса, сыер мае, каймак сата. “Колбасаны бу юлы күп алып килгән идем. Алып бетерделәр, аллага шөкер. Чаллы халкы сыйфатлы, тәмле ризыкларны ярата. Аларны алдап булмый”, - ди ул.


Ярминкә мәйданында сыер итенең килограммы бу юлы да 300 сумнан башланды. Балның төренә карап, бәясе өч литры 1200-1600 сум. “Чәчәк балы алган идек инде. Карабодай балы аласым килде. Ярминкәдән 1400 сумга алдык. Тәмле. Минзәлә районы балы. Тәмле булса, шуңардан гына алачакмын”, - ди шәһәрдәшебез Гөлия Гатауллина.
Ярминкәдә суганның килограммы 12-18 сум, бәрәңгенеке дә 10-18 сум арасында тибрәлә. “Быел бәрәңгебез мул булды. Шәһәр җитәкчеләре ярминкәләрдә сатарга мөмкинлек бирде. Аллага шөкер, алалар. Үзебезнең даими сатып алучыларыбыз бар”, - ди бакчачы Марат Хәкимов.


“Төзүче” стадионы каршындагы мәйданда Тукай районы авыл хуҗалыгы уңганнары сәүдә итте. Биредә Тукай районы үзешчәннәре концерт та куйды.
Ярминкә булган урыннарда шәһәр хакимияте ихезмәткәрләре кизү торды. Алар бәяләрне контрольдә тоттылар. Татпотребсоюзның идарә рәисе урынбасары Дамир Җәләлиев Чаллыдагы ярминкәләрнең эшен уңай бәяләде. Традицион ярминкәләр декабрь азагына кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев