Түбән Камада Яшьләр көне бәйрәменә кемне көтәләр?
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада Яшьләр көне бәйрәменә кемне көтәләр?

Түбән Камада Яшьләр көнен бәйрәм итәргә әзерләнәләр. Бәйрәмгә багышланган чаралар 25 июньдә «Айда» экстрим-паркында һәм Кызыл Чишмә бистәсе яр буенда узачак. Бу хакта муниципалитет хакимияте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Түбән Камадагы быелгы фестивальдә музыка, экстрим, арт-мәйданчыклары һәм башка текә күңел ачулар оештырыла. Яшьләр арасында танылган җырчы – Ханна бәйрәм программасына кертелгән иң популяр башкаручы буларак чыгыш ясаячак. 

Фото: rusevik.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев