Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театр билетларын «Вконтакте» аша

Чаллылылар хәзер, республикабызның башка район-шәһәрләрендә яшәүчеләр кебек үк, данлыклы Камал театры спектакльләренә билетларны "Вконтакте" челтәреннән дә сатып ала ала. Проект «Инфоматика»оешмасы, "Лента" билет-үткәргеч башкару системасы ярдәме белән тормышка ашырылды.

Спектакльләргә электрон билет сатып алу өчен әлеге сылтама аша театрның рәсми төркеменә керергә һәм "Онлайн билет алу" дигән төймәгә басарга кирәк. Алга таба тәкъдим ителгән исемлектән үзегезгә кирәкле спектакльне, урынны сайлап алырга һәм карта буенча мәгълүматларны тутырырга. Сатып алынган билет берничә минут эчендә сатып алучының электрон почтасына җибәрелә.

«Без заман тамашачысына уңайлыклар булдыру өчен кулыбыздан килгәнчә тырышабыз: электрон билетлар сатуны үстерәбез, интернет-кибетне камилләштерәбез социаль челтәрләрдәге эшчәнлекне киңәйтәбез һ.б. Билетларны социаль челтәрләр аша сата башлау - тамашачыга таба тагын бер адым ясау ул», - ди Камал театрының директоры Илфир Якупов.

Билетларны социаль челтәрләр аша сату хезмәте "Инфоматика" оешмасы хезмәткәрләре эшләгән программа ярдәмендә тормышка ашырылды. Әлеге программа театрның рәсми сайтындагы билетларны онлайн сату сервисын театрның "Вконтакте" бите белән тоташтыру мөмкинлеге булдырды. Якын киләчәктә онлайн билетлар сату Камал театрының Facebook бите аша да тормышка ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Камал театрында электрон билетлар сату проекты 2013 елның 13 сентябрендә тормышка ашырылды. Беренче айларда сатылган билетлар йөзләр белән исәпләнсә, хәзер ай саен театр сайты аша меңнән артык билет сатыла.

kamalteatr.ru сайты мәгълүматлары файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X