Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теләгән һәркем «Лебеди над Челнами – 2022» конкурсында катнаша ала

«КАМАЗ» мәдәният сараенда «Лебеди над Челнами – 2022» Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Ул Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган.

Конкурс 2016 елдан башлап, рус һәм татар телләрендә язучы талантлы авторларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелә. Жюри составына мәдәният өлкәсендә җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрьләр һәм язучылар, Россия язучылары берлеге һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары керә.

Катнашу өчен 15 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк авторлар чакырыла (яшь буенча чикләүләрсез). Гаризалар 1 марттан 15 июльгә кадәр кабул ителә. Бүләкләү тантанасы 2022 елның 14 сентябрендә «КАМАЗ» мәдәният сараенда узачак. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылачак. Рус телендәге иң яхшы эшләр «Казанский альманах» әдәби журналында, ә татар телендәге эшләр – «Мәйдан» журналында һәм «Көмеш кыңгырау» газетасында басылачак.

Белешмә өчен телефон: 54-77-39 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс

2
X